Боровые тукталышы что это

тукталыш

1 тукталыш

тукталыштан соң — по́сле переры́ва

2 тукталыш

3 тукталыш

См. также в других словарях:

тукталыш — 1. Эш хәрәкәт туктап тору хәле 2. Сөйләмне вакытлыча бүлү, өзү; пауза 3. Кая да булса барганда (куну, ял итү һ. б. өчен) юл өстендәге берәр урында вакытлыча тоткарлану 4. Пассажирлар транспорттан төшү яки утыру өчен билгеләнгән урын. ТУКТАЛЫШ… … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

шабашлау — Тукталыш ясау, туктап тору … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

пауза — Эштә, сөйләүдә һ. б. кыска гына тукталыш, туктап тору. Сәнгатьтә – сәхнә әсәрләре куелышында, шулай ук шигырь, доклад һ. б. сөйләгәндә билгеле бер эффект тудыру өчен ясала торган кыска тукталыш, тыныш … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

ирү — бор. Ял өчен тукталыш … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

станса — сөйл. – 1. Тимер юлда һ. б. ш. җирдә: тукталыш урыны һәм шундагы корылмалар 2. Кайбер дәүләт, хуҗалык оешмалары, җәмгыятьләр һ. б. ш. исеме телефон станциясе … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

станция — сөйл. – 1. Тимер юлда һ. б. ш. җирдә: тукталыш урыны һәм шундагы корылмалар 2. Кайбер дәүләт, хуҗалык оешмалары, җәмгыятьләр һ. б. ш. исеме телефон станциясе … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

тәнәфес — Эш яки уку арасында ял итү өчен вакытлыча тукталыш; эш тукталып тора торган вакыт арасы … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

тоткар — (ТОТКАРЛАГЫЧ) – 1. Эш хәрәкәтнең үтәлешенә комачаулык итә, аны туктата, хәтта юкка чыгара торган нәрсә; комачау, киртә 2. Төрле комачаулар, уңайсызлыклар, каршылыклар нәтиҗәсендә эш хәрәкәттә сүлпәнлек, тукталыш … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

тоткарлык — (ТОТКАРЛАГЫЧ) – 1. Эш хәрәкәтнең үтәлешенә комачаулык итә, аны туктата, хәтта юкка чыгара торган нәрсә; комачау, киртә 2. Төрле комачаулар, уңайсызлыклар, каршылыклар нәтиҗәсендә эш хәрәкәттә сүлпәнлек, тукталыш … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

тыналыш — Ял итү, хәл җыю өчен кыска вакытлы тукталыш … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

тыныш — 1. Үпкәләр белән һава сулау һәм аны кире чыгару процессы; тын алыш 2. Сөйләгәндә, җырлаганда, укыганда һ. б. ш. бик аз вакытка ясала торган тукталыш; пауза. Берәр нәрсә эшләгәндә вакытлыча ясала торган тәнәфес 3. әд. иск. Цезура 4. диал. Җырның,… … Татар теленең аңлатмалы сүзлеге

Источник

Тагын бер тимер юл тукталышы ябылу алдында: билетсыз «куяннар» гаеплеме, пассажир ташу оешмасының кирелегеме?

Боровые тукталышы что это. Смотреть фото Боровые тукталышы что это. Смотреть картинку Боровые тукталышы что это. Картинка про Боровые тукталышы что это. Фото Боровые тукталышы что это

Сәгать 06:30. Түбән Вязовые авылындагы «Зөя-Яшел Үзән» шәһәр яны маршрутының «753 чакрым» тукталышы янында әлегә тынлык. Бары тик безне күреп, койма артындагы ике эт кенә тавыш биреп куйды. Расписание буенча 06:55тә Яшел Үзәнгә барган электричка монда туктарга тиеш. Иртәнге 7 – халыкның эшкә бара торган вакыты. Димәк, пассажирлар күп булачак.

Тимер юл кассасы 05:45 сәгатьтә ачыла. 7 туларга 15 минутлар кала берән-сәрән кеше җыела башлады. Ике кулына ике сумка тоткан ханым, безгә дә игътибар итми, контролерның сүзенә дә колак салмыйча тукталышка ашыкты. “Билет алыгыз” дигән сүзгә ул, дорфа гына итеп: “Хәзер” дип җавап кайтарды. Бәхетенә, ул арада төрле яктан авыл халкы җыела башлады. “Куян” булырга ниятләгән ханым шул халык арасында эреп диярлек юкка чыкты.

Гадәттә, әлеге станциядә электричкага көненә 200-250 кеше утыра. Шуларның өчтән бере генә юл хакын түли икән.

“200 пассажирның 80е генә билет ала”

Бүлек башлыгы сүзләренә карасаң, шәһәр яны поездларының Зөя-Яшел Үзән участогында йөрүче маршрутының «753 чакрым» тукталышы зыянга эшли. Билетсыз йөрүче пассажирлар аена 80 мең сум зыян китерә. Шул уңайдан, әлеге тукталыш эшчәнлеген туктатырга мөмкин.

Ябылу гадәте бар инде

Ябылу куркынычы дигәннән, 2014 елда әлеге тукталыш эшчәнлеген туктаткан була инде. Әмма әлеге дә баягы пассажирларның күпсанлы шикаятләре нәтиҗәсендә кабат эшли башлаган. 2015 елда касса куелса да, пассажирлар билет алырга теләми икән. Еремцов сүзләренчә, түләп йөрүче пассажирлар саны узган ел белән чагыштырганда 30 процентка кимрәк.

Бүлек башлыгы сүзләренчә, билетсыз йөрүчеләрне тагын «Идел» посты, «Зөя», «Васильево» тукталышларында очратырга була.

«Гадәттә, студентлар һәм ир-атлар түләми”

Без рейдка чыккан иртәдә төгәл 100 кеше кассадан билет алды.

Оксана Баранова сүзләренчә, поезд китәргә 5-10 минут кала, платформага менмичә, куак, койма артларында качып торучылар да бар.

– Гадәттә, поезд бер генә минут туктап тора. “Куяннар”ның күпчелеге студентлар, ир-атлар. Хатын-кызлар күп очракта билет ала. Студентлар бөтенләй дә түләми дияр идем. Югыйсә, бездә Зөя станциясеннән алып Яшел Үзән станциясенә кадәр яраклы юл йөрү картасы да бар. Ул 720 сум тора. Көн саен түләп йөрүгә караганда, 300 сумны янга калдырырга булыша ул. Эш көннәре өчен юл йөрү картасы 605 сум. Укучыларга билет бәясенә 50 процент ташлама каралган. Аларга билет нибары 11 сумга төшә. “735 тукталыш”та аена нибары 1-2 юл йөрү картасы алалар. Болар – даими клиентлар.

Бу ни бу? Җинаять кылган кебек каршы алалар!”

“Содружество” компаниясе вәкилләре “куяннар”ның койма, куак артларында качып торуларын берничә тапкыр кабатласа да, без бүген мондый картинаны күрмәдек. Хәер, моны без генә түгел, тукталышта “прописка”да булучыларның да күргәне юк икән.

– Бүген монда тикшерү өстенә тикшерү, ниндидер җинаять кылынган төсле. Без моннан берничә кеше йөрибез һәм барыбыз да билет ала. Кемнеңдер айлык “проездные” бар. Мин һәр эш көнендә Казанга йөрим. Өсте-өстенә тезелгән контролер күреп аптырап киттем. Гадәттә, бер кеше генә тикшерә. Анысы да һәр көнне түгел әле, – ди Фәния Еникиева.

Фәния апа сүзләренчә, ике тукталыш арасы ике-өч минут кына түгел. Контролерлар вагонда һәр пассажирны энә күзеннән үткәрергә җитешә. “Бер чакрым озынлыктагы күперне дә узасы бар бит әле”, – ди ул.

– Станциядә бит касса бер генә якта. Ә платформага ике яктан килергә була. Билет алырга дип бу якка чыксаң, товар поезды үтеп киткәнче, сиңа кирәкле электричка килеп, узып та китәргә мөмкин. Кеше бит эшкә ашыга. Әмма андыйларның да бәхәсләшеп торганын күргәнем юк, алар электричкада билет ала, – диде ул.

“Электричка – карап торган, бердәнбер транспорт чарасы”

Көн саен әлеге платформадан утырып китүче Алексей Иванов та станциядәге бүгенге җанлануга гаҗәпләнүен белдерде.

Иванов әлеге станциягә бәйле бәхәс чиста гына түгел дигән фикердә.

“ Шантаж түгел микән бу?”

– “Содружество” хөкүмәтне бу платформа белән шантажлап, акча каерырга тели дигән уй да бар миндә. Чөнки “753 чакрым” тукталышына альтернатива юк. Ә халыкны аяксыз итеп булмый. Хөкүмәт көн саен эшкә ашыгучы 250 кешене транспортсыз калдыра алмый. Күрәсезме, бу тукталышта металл коймалар да юк. Минемчә, бу махсус эшләнгән, тукталыш хезмәт күрсәтүгә яраксыз дип табылу өчен кирәк. Утларны да әле яңарак куйдылар. Тукталышның ышыклану урынын карагыз! Биш кеше сыйса-сыя торгандыр. Аның да бер ягы капланган, икенче ягы ачык. Эскәмияләр дә юк, аларын да алдылар. Элек монда биек платформа, аның бер ягыннан гына кереп була иде. Менә шунда кассир куйсыннар да билет сатсын алайга киткәч! Инде бер дә булмаса турникет куегыз. Билет станциядән сатанциягә кадәр сатылмый. Ә ул билгеле бер чакрым зонасына исәпләнгән. Безнең тукталыштан “Иңел күпере посты”на кадәр ул 22 сум. Шулай ук Зөя һәм Атлашкинога кадәр дә юл хакы шул бәя. Әйтик, бер генә тукталышка түләргә кирәк булса, проблема да булмас иде, бер тукталыш арасы 10 сум булса диюем, – диде пассажир.

«Электричкага иртә чыгып басудан ни мәгънә?!»

– Платформага дүрт яклап килергә була. Шулай ук сукмаклар да бар. Ә касса бер генә якта. Вагонга килеп керү белән кассир яныңа килеп баса, билетны аннан да алып була. Аңламыйм, урам кассасы нигә ул очракта? 25 градуслы суыкта платформада басып торуның мәгънәсен күрмим. Халык иртәрәк чыкса, ышыграк урын эзли. Мин дә алдан чыгып басмыйм, ә электричканы күрсәм, билгеле, йөгерә башлыйм. Менә шуннан соң инде “куак арасында качып торып, йөгереп чыкты” диләр. Түләргә теләмәгән кешегә хөррият анда. Платформаны әйләнеп чыгып, икенче яктан да электричкага кереп китәргә була.

Аның сүзләренчә, 6 вагонлы электричканы 4 контролер 2-3 минутта әйләнеп чыга.

«Без бит үзебезнең тукталышка дип билет алган юк»

Алексей Иванов 2014 елда электричканы туктату вакыйгасын да искә төшерде.

«Тукталышны алу мәсьәләсе күтәреләчәк»

Куяннар” икеләтә түли

Тагын шунысы бар, Еремцов сүзләренчә, әгәр пассажирлар кассадан билет алмый икән, поездга утыргач, 30 сум күләмендә комиссия дә өстәп түләргә тиеш. Инде билет бәясе белән комиссияне дә түләүдән баш тартса, юридик яктан, аңа административ хокук бозу турында акт төзелә һәм ун чакрым зонага исәпләнгән бәяне 50 тапкыр артыграк түли. Мисал өчен, «Зөя-Яшел Үзән» шәһәр яны маршрутының «753 чакрым» тукталышыннан “Идел елгасы посты” тукталышын алабыз икән, 22 сум юл хакы 50гә артып, 1100 сумны тәшкил итә.

Тик шунысы бар, үзе белән шәхесен раслаучы документы булмаса, кешене административ җаваплылыкка тарта алмыйлар. Контролер бары тик “куян” пассажирны икенче тукталышта төшерергә генә хокуклы.

«Поезд монда тукталмаса, тизрәк йөрер иде»

Николай Еремцов артык тукталыш – өстәмә баш авыртуы дигән мәгънәдән дә тайчынмый.

– Һәр тукталыш – өстәмә чыгымнар дигән сүз. Поездны туктатырга, кабат кузгалтып, юлын дәвам иттерергә кирәк. Акрынаю һәм тизләнү электр энергиясен күбрәк сарыф итә. Бу юлдагы вакытның артуына да китерә. Әгәр ул монда тукталмаса, поезд тизрәк йөрер иде. Әлеге поездны арендалауга да чыгымнар кимер, электр энергиясе өчен дә түләү азрак булыр иде. Һәр тукталышка билгеле бер чыгымнар тотыла. Ә бу “756 чакрым” тукталышында тукталыш бар, чыгымнар да бар, ә билет алырга теләмиләр, шунлыктан керем чыгымны капламый.

Тукталышны кулланыштан чыгару Еремцов вазыйфасына керми, “Содружество” компаниясенең дә кулыннан килми бу. Компания ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына хезмәт күрсәтә. Димәк, бу сорау да өстәрәк карала. Әмма министрлык әлегә авыртмаган башына тимер тарак тагасы килми. “Татар-информ” хәбәрчесенең соравын алар “Содружество” компаниясенә җиткерәчәкләрен әйтте. Әлегә шул. Без исә, үз чиратыбызда, бу мәсьәләнең кайсы якка хәл ителәчәген күзәтеп барачакбыз.

Источник

Внеклассные мероприятие » Эзтабарлар иленә сәяхәт»

Боровые тукталышы что это. Смотреть фото Боровые тукталышы что это. Смотреть картинку Боровые тукталышы что это. Картинка про Боровые тукталышы что это. Фото Боровые тукталышы что это

Зал бәйрәмчә бизәлгән. 3-4 сыйныф эзтабарлары билгеләнгән урыннарга, 2нче сыйныф төркеме – аерым урында төзелеп басалар.

Оешма советы рәисе: Дру ж ина. Равняйсь, смирно! Вольно! Төркем рәисләренә рапорт тапшырырга әзерләнергә һәм рапорт тапшырырга.

Рапорт тапшыру формасы:

Иптәш оешма советы рәисе!

___________төркеме эзтабарга кабул итүгә багышлаган тантаналы җыенга әзер!

Өлкән вожатый: Эзтабарга кабул итүгә багышланган тантаналы җыенны ачык дип игълан итәм. Бүген безнең мәктәптә зур бәйрәм, икенче сыйныф укучыларын Сәйфуллин Фәрхат исемендәге балалар оешмасына кабул итәбез.Таныштырып китик әле аларны, эзтабарлар кем алар.

3-4 сыйныф эзтабарларына сүз бирелә.

Эзтабар кем соң алар?

Нәрсә эшли дисәгез?

Без көрәшкә җитешәрбез, Эзтабар кем ул дисәгез,

Без алмашка үсәбез. Җитез, өлгер балалар.

Варислардан һәр нәрсәдә

Эзтабар кем дисәгез,

Тәвәккәл, батыр алар.

Бәхет өчен көрәшчеләр, Эзтабар кем ул дисәгез,

Юлыннан атлый алар. Хезмәт сөйгән һзр бала.

Горур матур исем белән

Эзтабар кем ул дисәгез,

Эштә, сүздә гаделләр.

Кыен чакта дусларына Эзтабар кем ул дисәгез,

Булышырга әзерләр. Шигырь-җыр сөючеләр.

Күңелләргә шатлык нуры

Эзтабар кем дисезме?

Алар яхшы укучылар,

Эзтабарлар укыйлар, рәсем ясыйлар, җырлыйлар, тату һәм шат яшиләр.

Ө.В. Сез бу уку елында “ Эзтабар иленә” сәяхәт итәчәксез. Бу илгә кергәнче сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк.

Апам шикелле үскәч үзем дә,

Әкиятче. Минем бик беләсем килә. Сез әкиятләр яратасызмы икән.? Хәзер мин сезгә сораулар бирәм сез җавап бирерсез.

— Шүрәленең бармагын кем кыскан? (Былтыр)

— Су анасы нәрсәсен югалткан ? (Алтын тарагын)

-Аю күтәргән кәрзин эчендә өенә кайткан кызның исеме ничек? (Маша)

— Рус халык әкияте нәрсә дип башлана? (Жили-были)

-Г.Тукай нинди әкиятләр язган? (Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык)

-Чәчәктә туган кызның исеме ? (Дюймовочка)

-“ Бүлмәгә кергәч ул өч кровать күрде: аның берсе зур, икенчесе кечкенә, өченчесы тагында кечерәк.” Бу кайсы әкияттән? (Өч аю)

-“ Калач” әкиятендә калач нәрсәләргә очрый? (Куянга, аюга, бүрегә)

Әкиятче: Бик яхшы балалар! Сез әкиятләрне бик яратасыз икән. Алга таба да әкиятләрне укуыгызны дәвам итегез.

А.Б. Укучылар әйдәгез тиз генә җыендык та алга таба юлыбызны дәвам итик.Күзләрне йомдык. (Коверга утыралар.Көй тавышы. Күзләрне ачалар. Табышмаклар тукталышы.)

Табышмак: Исәнмесез балалар! Мин сезнең безнең шәһәрдә булуыгызга бик шатмын. Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм сез җавап бирегез.

— Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч тамырын ашыйлар. (Суган)

-Түгәрәк тәнле, бал шикәрдән тәмле. (Карбыз)

-Күтәреп була, ыргытып булмый . (Мамак)

-Авызы юк, үзе печән ашый. (Сәнәк)

-Каны бар, җаны юк. (Балан)

-Агачтан биек, үләннән кечкенә. (Яфрак)

-Күп инәле, сукыр күзле. (Чыршы, нарат)

Табышмак: Бик тапкыр балалар икәнсез. Молодцы.

А.Б. Укучылар мин сезгә берничә хикәя укыйм, ә сез кирәкле урында тылсымлы сүзләр әйтерсез.

Наил мәктәпкә барырга өйеннән чыкты. Ишек янында кулына ике сумка тоткан бер апа ишекне ачырга дип тора иде. Наил тиз генә йөгереп килде дә ишекне ачып РӘХИМ ИТЕГЕЗ! диде. Апа аңа шатланып РӘХМӘТ! диде. Наил автобуска кереп утырды. Автобус кузгалып китте һәм наил бер абыйга бәрелде, ул ГАФУ ИТЕГЕЗ! диде.

— Әминә дәрескә соңга калды. Инде дәрес башланган. Ул ишекне шакып ачты һәм КЕРЕРГӘ МӨМКИНМЕ? диде. Укытучы рөхсәт биргәч керде һәм Алсу РӘХМӘ!Т дип әйтеп урынына утырды.

-Алмаз дәресләрен төгәлләп өйләренә кайтырга чыкты. Юлда кайтканда төрле белдерүләрне укый- укый барып каршысына килүче бер әбигә бәрелде. Әбинең кулындады сумкасы төшеп китте һәм әйберләре чәчелде. Ә Алмаз баруын дәвам итте. Алмаз дөрес эшләдеме?

— Әнисе Чулпанга ипигә барырга кушты. Чулпан :”бармыйм” –дип киреләнде. Ләкин бик озак карышканнан соң барырга булды. Ул трамвайга утырды. Икенче тукталышта күкрәгенә күп кенә медальләр таккан бер бабай керде. Трамвайда урын юк иде. Чулпан бабайны күрсә дә күрмәмешкә салынып матур гына утырып барды. Әгәр дә сез Чулпан урынында булсагыз нишләр идегез?

Тылсымлы сүз. Зур рәхмәт сезгә дусларым. Һәрвакыт шундый тәрбияле булыгыз. Сау булыгыз.

Ө.В. Менә укучылар сез инде эзтабарлар нинди булырга тиеш икәнлеген өлешчә белдегез, аларның кагыйдәләрен дә белегез!

эзтабар кагыйдәләрен әйтәләр.

Эзтабар намуслы кеше

Эзтабар – кешелекле кеше

Эзтабар тагында яхшырак булырга омтыла.

ӨВ. Балалар, сез барыгыз да эзтабар булырга лаек. Әйдәгез әле, бөтен оешма каршында тантаналы вәгъдә бирик.

Эзтабар вәгъдәсе: Мин, _________________, яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен төгәл үтәргә вәгъдә бирәм.

ОСР. Эзтабарлар! Укуда, хезмәткә һәм уенга һәрвакыт әзер булыгыз!

2 сыйныф эзтабарлары: Һәрвакыт әзер!

Барабан тавышы астында 2 сыйныф эзтабарларына 4 сыйныфлар галстук бәйли.

ӨВ. Ә хәзер сүзне с езгә сүз бирәбез, 2 сыйныф эзтабарлары.

Бөтен оешма каршында

Чын күңелдән сүз бирдек:

Без өйдә дә, мәктәптә дә, Бар эшкә дә, көрәшкә дә

Үрнәк булырбыз дидек. Әзер торырбыз дидек.

Чын эзтабар булыр өчен

Тырышып укырбыз дидек.

Бер-бер диләр, нәрсә ул бер?

Сез дусларым белегез:

Тик бер генә, тик бер генә Безнең бөек илебез

Безнең туган илебез. Татарстан дип атала.

Бу исем күп хәрефле

Моны белә һәр бала.

Эзтабар дип атала. Кем бик оста җырларга?

Кем яратмый өчлене,

Эзтабар дип атала. Кем туры – дөрес сөйли?

Ул бала – уңган бала, эзтабар дип атала.

Кем ярата кошларны?

Кемнең бик күп дуслары?

Ул бала – уңган бала,

ӨВ. Нәни дусларыбыз! Сез хәзер эзтабар булдыгыз. Сезне бүген аеруча шатлыклы көнегез белән котлыйбыз. Эзтабар булу, сезнең инде күп нәрсәне өйрәнүне, укый – яза белүегезне, эти – әниләргә булышуыгызны, мәктәптә тәртипле укучылар булуышызны күрсәтә. Балалар, эзтабар булгач та, сезнең иң төп эшегез уку кала. Сезгә укуыгызда зур уңышлар, киләчәктә үрнәк һәм алдынгы эзтабарлар булуыгызны телим. /кечкенә бүләкләр тапшыра/.

ӨВ. Вольно! Шушың белән җыеныбыз тәмам. 2 сыйныф эзтабарларын кул чабып затабыз. / 2 сыйныфлар чыгып китә/. Равняйсь! Смирно! Байрак чыгару.

Җыенны тәмамлагач, ОСР һәм ӨВ 2 сыйныфлар белән уен үткәрәләр.

Әкиятче. Минем бик беләсем килә. Сез әкиятләр яратасызмы икән.? Хәзер мин сезгә сораулар бирәм сез җавап бирерсез.

— Шүрәленең бармагын кем кыскан? (Былтыр)

— Су анасы нәрсәсен югалткан ? (Алтын тарагын)

-Аю күтәргән кәрзин эчендә өенә кайткан кызның исеме ничек? (Маша)

— Рус халык әкияте нәрсә дип башлана? (Жили-были)

-Г.Тукай нинди әкиятләр язган? (Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белән Сарык)

-Чәчәктә туган кызның исеме ? (Дюймовочка)

-“ Бүлмәгә кергәч ул өч кровать күрде: аның берсе зур, икенчесе кечкенә, өченчесы тагында кечерәк.” Бу кайсы әкияттән? (Өч аю)

-“ Калач” әкиятендә калач нәрсәләргә очрый? (Куянга, аюга, бүрегә)

Әкиятче: Бик яхшы балалар! Сез әкиятләрне бик ярятасыз икән. Алга таба да әкиятләрне укуыгызны дәвам итегез.

Табышмак: Исәнмесез балалар! Мин сезнең безнең шәһәрдә булуыгызга бик шатмын. Ә хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм сез җавап бирегез.

— Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч тамырын ашыйлар. (Суган)

-Түгәрәк тәнле, бал шикәрдән тәмле. (Карбыз)

-Күтәреп була, ыргытып булмый . (Мамак)

-Авызы юк, үзе печән ашый. (Сәнәк)

-Каны бар, җаны юк. (Балан)

-Агачтан биек, үләннән кечкенә. (Яфрак)

-Күп инәле, сукыр күзле. (Чыршы, нарат)

Табышмак: Бик тапкыр балалар икәнсез. Молодцы.

Ак – безгә дөрес юлны күрсәтүче төс. Сәяхәттә генә түгел, юлдан читкә тайпылмау кирәк.

Кызыл – игелеклелек төсе. Варис кешеләргә игелек кылып, үз җанының җылысын өләшә.

Яшел – безнең җир шарыбыз төсе. Аның биш кисәгендә дә кешеләр, телләре,диннәре, милләтләре нинди булуга карамастан, тыныч һәм бәхетле яшәргә телиләр.

(Укучылар рәсем ясыйлар, залдагыларга табышмаклар әйтелә)Молодцы дусларым. Сез чыннанда бик оста рәсем ясаучылар икәнсез. Мин сезгә бары тик уңышлар гына телим.

Табышмакларга җавап бирү.”

Җәен кырда көнозын

Ашап йөри тере тун.

Корт чаккан эз калдыра. (кычыткан)

Күрер- күрмәс күзләре,

Челтәр бәйли үзләре;

Эшли алар үрмәләп. (үрмәкүч)

Ап-ак булса да, кар түгел,

Тәмле булса да, бал түгел. (шикәр)

А.Б. Укучылар мин сезгә берничә хикәя укыйм, ә сез кирәкле урында тылсымлы сүзләр әйтерсез.

Наил мәктәпкә барырга өйеннән чыкты. Ишек янында кулына ике сумка тоткан бер апа ишекне ачырга дип тора иде. Наил тиз генә йөгереп килде дә ишекне ачып РӘХИМ ИТЕГЕЗ! диде. Апа аңа шатланып РӘХМӘТ! диде. Наил автобуска кереп утырды. Автобус кузгалып китте һәм наил бер абыйга бәрелде, ул ГАФУ ИТЕГЕЗ! диде.

— Әминә дәрескә соңга калды. Инде дәрес башланган. Ул ишекне шакып ачты һәм КЕРЕРГӘ МӨМКИНМЕ? диде. Укытучы рөхсәт биргәч керде һәм Алсу РӘХМӘ!Т дип әйтеп урынына утырды.

-Алмаз дәресләрен төгәлләп өйләренә кайтырга чыкты. Юлда кайтканда төрле белдерүләрне укый- укый барып каршысына килүче бер әбигә бәрелде. Әбинең кулындады сумкасы төшеп китте һәм әйберләре чәчелде. Ә Алмаз баруын дәвам итте. Алмаз дөрес эшләдеме?

— Әнисе Чулпанга ипигә барырга кушты. Чулпан :”бармыйм” –дип киреләнде. Ләкин бик озак карышканнан соң барырга булды. Ул трамвайга утырды. Икенче тукталышта күкрәгенә күп кенә медальләр таккан бер бабай керде. Трамвайда урын юк иде. Чулпан бабайны күрсә дә күрмәмешкә салынып матур гына утырып барды. Әгәр дә сез Чулпан урынында булсагыз нишләр идегез?

Тылсымлы сүз. Зур рәхмәт сезгә дусларым. Һәрвакыт шундый тәрбияле булыгыз. Сау булыгыз.

Мин___________ Ф.И.________, яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен үтәргә сүз бирәм.

Мин___________ Ф.И.________, яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен үтәргә сүз бирәм.

Мин___________ Ф.И.________, яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен үтәргә сүз бирәм.

Мин___________ Ф.И.________, яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен үтәргә сүз бирәм.

Мин___________ Ф.И.________, яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен үтәргә сүз бирәм.

Мин___________ Ф.И.________, яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен үтәргә сүз бирәм.

Мин___________ Ф.И.________, яхшы эзтабар булырга һәм эзтабар кагыйдәләрен үтәргә сүз бирәм.

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *